Поиск

Раздел

Ир-егетләрнең гашыйк булуын ничек белергә?

Күп хатын-кызлар еш кына ир-егетнең гашыйк булуын каян белергә дигән сорау бирә? Белгечләр әлегә сорауга җавап табыр өчен яныгыздагы ир-атның үз-үзен тотышын күзәтергә тәкъдим итә. Гашыйк булган ирләр үзләрен менә ничек тота икән.

1. Ул сезгә карата сексуаль тартым сизә
Әгәр ул сезне тели икән, сез аның яратканы була аласыз. Ләкин бу гына әле аның сезгә гашыйк булуы турында сөйләми. Аның чын мөнәсәбәтен сез соңрак аңлый алачаксыз. Күп ир-атлар мондый мөнәсәбәттән соң хатын-кызга карата кызыксынуларын югалта.

2. Ул сезгә якынаерга тырыша
Бу якынаю төрлечә чагылырга мөмкин. Кемдер телефон аша яисә интернеттан аралаша, икенчеләренә исә тактиль һәм визуаль контакт та кирәк. Ничек кенә булмасын, ир-ат сезнең белән күбрәк аралашу, сөйләшү ягын карыячак. Ир-атлар үзләренең хатын-кызга булган мөнәсәбәтләрен төрлечә күрсәтә. Кемдер кыйммәтле бүләк ясый, ә кемдер комплиментлар әйтә. Шунысы ачык, әгәр дә ир-ат сезнең тәнегезне генә түгел, ә күңелегезне дә яуларга тели икән, бу аның гашыйк булуы турында сөйли.

3. Сез аның тормышына керүгә ул каршы килми
Әгәр ир-ат сезне актив рәвештә үз тормышына кертә икән, димәк ул сезне ярата. Ләкин бутамагыз: ул сезгә керләрен юдырып, ашарына пешертә икән, бу әле ул сезгә гашыйк дигән сүз түгел.

4. Ул Сезнең өчен күп нәрсәгә әзер
Ир-ат белән хатын-кызның якынаюы – бу бер-береңә юл кую, компромиссларга бару дигән сүз. Ир-ат сезне ярата икән, бу очракта ул үзенең кайбер гадәтләре, дуслары белән саубуллашырга да мөмкин. Ләкин монда артыгын таләп итмәскә кирәк.

5. Ул сезнең турыда кайгырта
Әгәр ир-ат сзнең теләкләрегезне үтәсә, сезгә ярарга тырышса, шаккаттырырга, кәефегезне күтәрергә омтылса – бу аның сезгә гашыйк булуының тагын бер дәлиле.

6. Ул Сезне борчырга теләми
Ир-ат сезне ярата икән, ул беркайчан да белә торып сезгә борчу китермәячәк. Әгәр сөйгәнегез сезнең күз яшьләренә битараф икән, димәк ул сезне яратмый.

intertat.ru


мин сине яшим!

Бер шагир сине яза.

Бер җырчы сине җырлий.

Бер былбыл сине сайрий.

Бер гашык сине йылий.

Мин сине яшим!

 

Бер кук сине ява.

Бер куз сине ислий.

Бер җил сине исә.

Мин сине яшим!

 

Бер йылга сине ага.

Бер дингиз сине дулкына.

Бер чул сине куя.

Мин сине яшим!

 

Шулай инде.

Мин хар ген.

Монда көтәм сине.

ә мондай курәм,

Атлаган сайын,

Бары җирләрдә.

ә,

Кулларымда хыял итгәч сине,

Янгыр ача кузләремне!

11йан.2011


Friendship

Your friend is your needs. He is your field which you sow with love and reap with love and reap with thanksgiving.

And he is your board and your fireside.

For you come to him with your hunger, and you seek him for peace.

When your friend speaks his mind you fear not the "nay" in your own mind, nor do you withhold the "ay".

And when he is silent your heart ceases not to listen to his heart;

For without words, in friendship, all thoughts, all desires, all expectations are born and shared, with joy that is unacclaimed.

When you part from your friend, you grieve not;

For that which you love most in him may be clearer in his absence, as the mountain to the climber is clearer from the plain.

And let there be no purpose in friendship save the deepening of the spirir.

For love that seeks aught but the disclosure of its own mystery is not love but a net cast forth: and only the unprofitable is cautght.

* * * * * * * * * * * *

And let your best be for your friend.

If he must know the ebb of your tide, let him know its flood also.

For what is your friend that you should seek him with hours to kill?

Seek him always with hourse to live.

For it is his to fill your need, but not your emptiness.

And in the sweetness of friendship let there be laughter, and sharing of pleasures.

For in the dew of little things the heart finds its morning and is refreshed.(Gibran Khalil Gibran)



Об авторе

ТБЗ Н, 50
Иран, Тебриз
Был на сайте:
03.06.2018 16:02:05


 Стать читателем

Читатели (2)

Марина Уразметова, 48
Россия, Москва
Гелия ., 99
Россия, Москва